Үзем турында
РМБ
Сыйныф
Дәрескә
Олимпиада
Мәкаләләр
"Тылсымлы каләм" түгәрәге
Бүләкләр
Сорау-җавап
Фотоальбом
Кунакханә
Мин эшли торган мәктәп
"Тылсымлы каләм" түгәрәге

Укучылар иҗаты

Демьянова Марина

Сокланам

Мин сокланам сиңа, Җәлил,
Күп шигырьләр язгансың,
Син кичергән авырлыклар
Башкаларга язмасын!
Дошман белән сугыштың син,
Кызганмый гомереңне.
Батыр икәнең таныттың
Сайлап кыю үлемне.

Авылым

Безнең авыл бик матур:
Һәр ягында болыннар,
Болынында утлап йөри
Нәни генә колыннар.
Ә яңа төзелгән мәктәп
Авылны бизәп тора.
Әйтерсең лә хан сарае -
Ышанмасаң килеп кара.

Кышкы урманда

Нинди матур кыш көнендә
Безнең авыл урманы.
Агачлар да сылуланган,
Каплаган ак кар аны.
Кар өстендә төрле эзләр
Ялтырап күренәләр,
Әз генә җил исеп куйса,
Ак карга күмеләләр.

Кар

Кар ява урамда,
Кар ява урманда,
Кар ява һәр төштә -
Бар дөнья ак төстә.

Китабым

Минем газиз дускаем,
Сихерле китапкаем.
Сине укып балалар,
Күпме белем алалар!
Мең рәхмәт сиңа, китап,
Бик рәхәт миңа, китап,
Сине һәрчак укуы.
Һәрчак кулга тотуы.

Алмалар

Кып-кызыл алмалар күреп,
Бик озак башны ваттым:
Ашыйм микән, юк микән дип,
Читтән күзәтеп яттым.
Түп-түгәрәк, кып-кызыл ул,
Өстәлдә балкып тора.
Авыз суларын китереп,
Хуш исе аңкып тора.

Буран

Урамда уйный кар-буран,
Тузгытып һәрбер җирне;
Тәрәзәгә кага-кага,
Дәшә урамга мине.
Әй дулый ла, дулый буран,
Агачларны селкетеп,
Ә мин утырам өемдә
Буран узганын көтеп.

Яз килде

Күптән көткән яз да җитте,
Җирләр кардан арынды.
Елгалардагы бозлар да
Шарт-шорт килеп ярылды.
Агачларга шундый рәхәт,
Ак туннарын салдылар.
Ә инде кышкы бураннар
Бик еракта калдылар.

Гөлем

Чәчәк атты бүген гөлем,
И шатландым шуңа үзем.
Сулар сибеп торам аңа:
Җуймасын, дим, гөлем йөзен.
Гел яктыга үрелә гөлем,
Тоеп яшәү рәхәтен.
Көн дә миңа әйтә кебек
Ул үзенең рәхмәтен.

Әтием янәшә булса...

Әтием янәшә булса,
Вакыт бигрәк тиз үтә.
Уйныйбыз да, эшлибез дә,
Шулай көн узып китә.
Буранлы кыш килеп җиткәч,
Чаңгы-чана шуабыз.
Чәчәкле җәйләр җитүгә,
Күбәләкләр куабыз.
Әтиемне яратам мин,
Ул да ярата мине.
Шулай итеп тату, рәхәт
Уздырабыз һәр көнне.

Әбием

Яратам мин әбиемне:
Әкиятләр сөйли ул,
Иртүк торып, маллар карый,
Матур җырлар көйли ул.
Кунак итә безне әби,
Бәлешләр белән сыйлап.
Ә киткәндә, озатып кала,
Башларыбыздан сыйпап.

Безнең гаилә

Бөтен эшне эшли әни,
Көн саен иртә торып.
Бер дә вакыт таба алмый шул
Ял итәргә, утырып.
Ә әтиемне мактамый
Калу бер дә килешми:
Балтасы кулыннан төшми,
Һаман нәрсәдер эшли.
Энем әтигә охшаган,
Аңардан үрнәк ала.
Шуңа әти әйтә аңа:
“Булырсың уңган бала”.
Шулай тату яшибез без,
Бер-беребезгә булышып.
Тормышыбыздан ямь табып,
Җиң сызганып, тырышып.


Константинова Христина

Җәй айлары

Җәй айларын яратам мин:
Гөл-чәчәкләр күп була,
Ал, сары, кызыл төсләрдән
Тирә-юньгә нур тула.

Акбай

Бик сизгер безнең этебез,
Аның исеме - Акбай.
Үзебез өйдә югында,
Йорт-җирне гел ул саклый.
Цирк артисты шикелле,
Һаман уйный, сикерә.
Еракка әйбер ыргытсам,
Хәзер табып китерә.

Беренче укытучым

Мәктәпнең бусагасыннан
Каршы алды ул безне,
Җир, ил һәм әни турында
Булды беренче сүзе.
Ялгышларыбыз булганда,
Хатабызны төзәтте.
Дөньяга күзебезне ачты,
Абынмаска өйрәтте.

Сабантуй

Көтәм мин сабантуй көнен:
“Кайчан килеп җитәр?” – дим.
Көрәштә алдынгы булып,
Бәлки, хәйран итәрмен.

Яңгыр

Авылым күгендә
Болытлы бүген дә.
Яңгыр ява төн дә,
Яңгыр ява көн дә.

Кояш

Кояш балкый урамда,
Кояш балкый урманда,
Кояш балкый өйдә дә,
Кояш балкый илдә дә -
Бөтен-бөтен җирдә дә.

Песиләрем

Сара, Мыекбай, Мырауҗан -
Өч нәни песием бар;
Үзләре яшь булсалар да,
Бигрәк шуклар алар.
Җыеныбыз бергәләп без
Шаярабыз, уйныйбыз;
Һәрвакыт бергә булсак та,
Бер-беребездән туймыйбыз.

Туган авылым

Уртасыннан елга ага,
Бик матур безнең авыл,
Өч яктан да урман белән
Уратып алынган ул.
Урманда сайрар кошлар:
Сандугач, кәккүк, тургай;
Авылыбыз тынычлыкта
Яшәсә иде шулай.

Әнием

Минем газиз әниемнең
Күк зәңгәре күзләре,
Җаннарымны эретәдер
Назлап әйткән сүзләре.
И йомшак аның чәчләре,
Кара төсле үзләре,
“Биш”ле алган чакларымда
Балкып тора йөзләре.
Әнием өйдә булмаса,
Юктыр өйнең яме дә;
Алтын куллар тимәсә;
Булмый ашның тәме дә.

*****

Инде көз дә үтеп китте,
Җитте кышка да чират.
Ап-ак юрганын ябынды,
Матурланды табигать.
Агач, эскәмияләргә -
Бөтен җиргә кар куна.
Бөрешкәннәр кошчыклар да,
Ахры, алар да туңа.

*****

Тукай шигырьләрен укып,
Бик күп нәрсә беләм мин.
Кайчак, үземне тыялмый,
Рәхәтләнеп көләм мин.
“Су анасы”н, “Шүрәле”не
Укыйм да шаклар катам.
Тарак урлаган малайны
Кызганып уйга батам.

Зифа каен

Тәрәзә алдыбызда үсә
Кечкенә генә каен,
Күзәтәм аны һаман да:
Үзгәрә һәр көн саен.
Бик кызганам үзен һаман,
Чөнки тора салкында;
Шигырьләр дә язам кайчак,
Шул ак каен хакында.
Шау-гөр киләләр каенда
Һәр көн саен кошчыклар.
Җимлегендә сыйланалар
Кызылтүшләр, чыпчыклар.

Кыш

Кар таягына таянып,
Килеп җитте кыш та;
Бит-кулларны чеметтерә,
Бигрәк салкын тышта.
Мәктәптән кайтып барганда,
Күрдем мин ике кызны:
Бик тырышып чистарталар
Кар белән тулган бозны.
Ә эшне эшләп бетергәч
Тотындылар уйнарга,
Тимераякларны киеп
Керештеләр шуарга.

Яңа ел килә

Кыш бабай килергә чыккан
Самолетка утырып,
Капчыгына кәнфитләр һәм
Прәннекләр тутырып.
Балалар куанышалар
Бәйрәм килә, дип, безгә,
Тиздән түгәрәккә басып
Җырларбыз бергә-бергә.
Ә аннары бер-беребезгә
Бүләкләрне бирербез,
Күтәренке күңел белән
Яңа елга керербез.

Буран

Җил чыкты, буран уйный,
Ап-ак карны туздыра,
Вакытны тәрәз төбендә
Китап укып уздырам.
Ә буран һаман котыра,
Саламнар белән уйный.
Ишек алдында көчегем
Суыкка туңып улый.

Төш

Йокысыннан төнлә Ильяс
Кинәт уянып китте,
“Пес, пес,” – диеп, Йомшаккайның
Янына килгәнен көтте.
“Йомшаккаем, мин төшемдә
Күрдем бик күп тычканнар,
Барысы да мендәр, юрган
Асларына посканнар.
Әйдә хәзер без икәүләп
Аларны кызык итик:
Башка бүлмәгә күчик тә
Татлы йокыга китик”.

Үсәсем килә

Миңа быел яз көне
Нибары ундүрт тулды,
Ә олы абыема
Инде унҗиде булды.
Минем дә зур буласым,
Тизрәк үсәсем килә,
Бәхет чишмәкәйләренең
Суын эчәсем килә.
Минем өчен бәхет шул ул:
Илгә кирәкле булу,
Кешеләр өчен файдалы,
Изге гамәлләр кылу.

Песиләр

Тычканнар да тотмыйлар,
Мияу-мияу димиләр,
Бөтенләй ашамыйлар һәм
Калын туннар кимиләр.
Җыелганнар талларда -
Үзләре нәкъ песиләр,
Чын песиләр түгел шул -
Агачтагы песиләр.

Яз

Менә инде яз да җитте:
Ягымлы кояш көлә,
Хуш исле чәчәкләр тәме
Тирә-якка бөркелә;
Берсеннән-берсе узышып
Гөрләвекләр агалар,
Сөенечләрен белдереп,
Кошлар канат кагалар.

Бал кортлары

Яз җитүгә чыгарабыз,
Без умарта кортларын,
Алар бик кызу эш белән
Уздыра вакытларын.
Яши умарта эчендә
Бик тырыш, уңган халык;
Чәчәктән чәчәккә кунып,
Эшлиләр, арып-талып.


Демьянова Марина Валерьян кызы иншасы

"Минем гаиләм"




Hosted by uCoz