Үзем турында
РМБ
Сыйныф
Дәрескә
Олимпиада
Мәкаләләр
"Тылсымлы каләм" түгәрәге
Бүләкләр
Сорау-җавап
Фотоальбом
Кунакханә
Мин эшли торган мәктәп
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Павлова Гүзәл Мансур кызының шәхси сайты

Үзем турында
  Мин, Павлова Гүзәл Мансур кызы, 1955 елның 28 нче гыйнварында Апас районы Идрәз авылында туганмын. Башта - башлангыч, аннары Иске Йомралы урта мәктәбендә белем алдым. 1975-1976 уку елында язмыш мине Кайбыч районы Иске Тәрбит авылына китерде. Бүгенге көндә гаиләле, ике балам бар. Кызым Эльвира да, улым Марсель дә үз юлыннан киттеләр. Марсель педуниверситетның тарих бүлеген тәмамлады, Эльвира ТДГПУ да укыта, аспирантурада укый.
  Балачак хыялым – укытучы булу иде. Ул тормышка ашты, инде минем педагоглык эшчәнлегемә 35 ел. Үземне мәктәптән, балалардан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда милли-төбәк компонентыннан һәм халык педагогикасыннан бик теләп файдаланам. Һәр дәресемне нәтиҗәле итеп, иҗади алымнар кулланып үткәрергә тырышам. Заманында Г.Ибраһимов: “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы,” - дигән. Мин шушы принциптан чыгып эш итәм.
  Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча эшлим, чөнки бу технология укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Методик темам: “Заманча технологияләр җирлегендә укучыларның мөстәкыйльлеген һәм иҗади активлыгын үстерү”.
  Даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка омтылам. Укытучы-новаторларның эш тәҗрибәсен өйрәнәм, методик яңалыклар белән танышып барам. 24 ел Кайбыч районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсенә җитәкчелек итәм. Район һәм республика укытучылары алдында ачык дәресләр бирәм, чыгышлар ясыйм, үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам. Медаль һәм олимпиада эшләрен тикшерү комиссиясендә, дәреслек һәм программалар турында фикер алышуларда катнашам.
  Мәгълүмати технологияләрдән файдалану – заман таләбе. Мин үз дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Слайдларны укучылар белән бергәләп әзерлибез. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәлерәк була. Сочинениеләр язганда, орфографик һәм пунктуацион хаталарны кисәтү максатыннан күнегүләр эшләгәндә, документ-папкадан файдаланам.
Мәктәбебезнең интернет челтәренә тоташуы да күп мәгълүматлы булырга ярдәм итә. Китапта булмаган кайбер нәрсәләрне укучылар шуннан табалар; эзләнәләр, тикшеренәләр һәм нәтиҗәләр ясыйлар. Укучыларның мөстәкыйльлегенә, танып-белү активлыгына, ныклы һәм тирән белемле булуларына ирешүдә класстан тыш эшләрнең дә әһәмияте зур. 4-6 нчы сыйныфлар өчен “Тылсым дөньясы”дигән авторлык программасы төзедем һәм шуның буенча уңышлы гына эшләп киләм. 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Ораторлык сәнгате” дигән электив курс программасы һәм 11 нче сыйныфлар өчен “Кушма җөмлә синтаксисы” дигән үзем төзегән профильле укыту программалары укучыларның иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итәләр.
  Уңышларымны да, кайсы өлкәдә җитешсезлекләрем барын да укучыларым күрсәтә. Соңгы елларда балаларның белем алуга омтылышлары сизелерлек артты. Белемнең сыйфаты да сөенерлек. Төрле конкурсларга, ел саен үткәрелә торган олимпиадаларга ныклап хәзерләнәбез. Мәктәп күләмендә призлар алган укучыларым район һәм республика турларында катнаша. Республика күләмендә призлы урыннар алган укучыларым да бар.
  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алган 2 укучым – Харитонова Лилиана (МДПИ) һәм Павлова Эльвира (ТДГПУ) аспирантурада укыйлар. 35 ел сыйныф җитәкчесе булып эшлим. Бу – бик җаваплы вазыйфа. Тәрбия эшендә вак бернәрсә дә юк. Ата-аналар белән уртак тел табып эш итәргә тырышам. Аларны төрле чараларга, туган көн, “Әтиләр кичәсе”, “Әниләр бәйрәме”, “Ягез әле, малайлар”, “Ягез әле, кызлар” конкурсларына, сыйныф җыелышларына чакырам. Шәфкатьлелек елына багышлап, “Изгелекләр кылып яшик”, Гаилә елы уңаеннан, “Ата-ананы хөрмәт иткән адәм булган, хөрмәт итмәгән әрәм булган” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрдек.
  Укучыларым арасында эчүче-тартучылар, милициядә исәптә торучылар юк. Мин укучыларымны матурлыкны тоярга һәм күрергә өйрәтәм. Чөнки күңеле матур булган кеше ямьсез гамәлләр кыла алмый.
  Үземнең эш тәҗрибәмне башкалар белән теләп уртаклашам. Район һәм республика дәрәҗәсендә бик күп ачык дәресләр үткәрдем. Күрше Чувашстан укытучылары алдында да дәресләр бирдем. Эш тәҗрибәмне өйрәнергә үзләре дә килделәр. Район һәм республика күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Шигырь, инша, язучылар иҗатына багышланган бәйгеләр, рәсем конкурсларында катнашып, призлы урыннар алган укучылар шактый. Кәрим Тинчурин әсәрләренә багышланган рәсем конкурсында Демьянов Константин – 2, Константинова Христина - 2, Г.Тукайга багышлап үткәрелгән сочинениеләр конкурсында Васильева Вероника - 2, М.Җәлилгә багышланган республика бәйгесендә Демьянова Марина призлы урыннар яуладылар һәм бүләкләнделәр.
  Хезмәтемдәге уңышлар өчен Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына лаек булдым; “РФ Халык мәгарифе отличнигы”, “РФ гомумбелеменең мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгеләре белән бүләкләндем.
  Минем бөтен шатлыгым – укучыларым. Чөнки үземнең хезмәт җимешләремне - ачымы алар, татлымы - мин аларда күрәм.




Hosted by uCoz